1 март 2018 яңалыклары
-
Башкортстанда яңа фаҗига, 5 кеше вафат
1 мартта Уфада төзелүче йортта биш кешенең үле гәүдәсе табылды. //Азатлык// Уфада Блюхер урамында төзелә торган күп катлы йортта биш кеше үле килеш табылган. Анда тикшерү комитеты эшли дип белдерелә. «Башкортстан» дәүдәт телерадио ширкәте белдерүенчә, әлеге кешеләр барсы да бу йортта төзелештә эшләгән һәм җылыну өчен киенү-чишенү будкасында чиләк эчендә...
-
Чирмешәндә Җиңү Паркын төзекләндерү хакында фикер алышачаклар
6 март көнне кичке сәгать биштә кадетлар мәктәп-интернатында Чирмешәндәге Җиңү паркын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак. Районыбызның киләчәгенә, үткән тарихыбызга битараф булмаган якташларыбызны әлеге очрашуда катнашырга чакыралар. Автор фотосы
-
Чирмешән районы мәктәпләре укучылары быел 28 тоннадан артык макулатура җыйганнар
Район мәктәпләре укучылары быел да "Чиста авыл синнән башлана" акциясенә кушылдылар һәм ел башыннан бу юнәлештә бик актив эшли башладылар. Үткән ике айда алар 28 тонна 159 килограмм, ягъни бер укучыга уртача 13 килограмм тирәсе макулатура җыйганнар. Мәктәпләр әлеге икенчел чималның 7 тонна 340 килограммын тапшырып 34 мең сумнан артыграк...
-
«Алтын» татар кызы Алинә Заһитова 13 млн сум премия алачак
28 февральдә Олимпиада җиңүчеләре Владимир Путин белән очрашты. Очрашу вакытында бүләкләү тантанасы булды. Бүләккә инормарка машиналары һәм акчалата премия бирелде. РФ Акчалата премиянең бәясе - «алтын» өчен 4 млн, «көмеш» өчен 2,5 млн, «бронза» өчен 1,7 млн. сум. Алинә Заһитова барлыгы 13 млн. сум премия алачак. Алинә - алтын медаль...
-
Яшәүчегә врачлар килгән
Шушы көннәрдә район үзәк больницасы врачлары Яшәүче поселогына барып авыруларны кабул иткәннәр. -Авылда нигездә безнең кебек олы яшьтәге кешеләр яши. Барыбызның да берәр чире бар хәзер. Чирмешәнгә ерак, бара башласаң машинасы да кирәк бит әле аның, анда чират, тиз генә кайтам дияргә юк, -ди Яшәүчедә гомер итүче Солтан абый Мингулов....
-
Чирмешән районында температура 37 градуска кадәр суытты
Язның беренче көнендә Яшәүче авылында иртәнге сәгатьләрдә температура минус 37 градуска кадәр төшкән. Башка авылларда чагыштырмача "җылырак" булган. Әйтик, Иске Котышта термометрлар - 35-36, Чумачкада - 35, Түбән Чегодайда - 33, Шешминкада һәм Чирмешәндә 34 градус салкын күрсәткән. Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, бүген район үзәге мәктәпләрендә 1-8нче класслар өчен дәресләр...