"Безнең Чирмешән"гә язылырга онытмагыз
Бәйгеләр

"Безнең Чирмешән"гә язылырга онытмагыз

Редакция әбүнәчеләр арасында отышлар да уйната.

2021 елның икенче яртысында алдыру өчен, “Безнең Чирмешән” – “Наш Черемшан” газеталарына заказ бирергә онытмагыз.

Газетага 6 айга язылучылар редакция үткәрә торган акциядә катнашып, призлар да ота алалар. Барысы 10 бүләк уйнатыла, берсе – төп приз – термопот, калганнары – савыт-саба җыелмасы, көнкүрештә кирәк әйберләр.

Призлар алуда булышкан иганәчеләргә: Софьевка карьерына, район инвалидлар җәмгыятенә, район урман хуҗалыгына, шәхси эшмәкәрләр: Илназ Мортазинга һәм Илдус Гыйләҗевка зур рәхмәт белдерәбез, эшләренең көйле баруын телибез.

Заказ карточкасы күчермәсен 2021 елның 8 июленә кадәр редакциягә җибәрегез.

Адрес: Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 27.

Отышлар 9 июньдә редакциядә уйнатыла.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев