Район газетасы редакциясендә фотобәйгедә катнашучылар бүләкләнде
Газета редакциясе игълан иткән “Район газетасын гаилә белән укыйбыз” фотобәйгесендә катнашучылар коллективыбызны “тәмле” сүзләре белән сөендерде.
Мәгълүм булганча, бер ай элек без “ВКонтакте” социаль челтәрендә башлаган әлеге бәйгедә биш гаилә катнашты. Алар газета укыганда төшкән фотосурәтләрен социаль челтәрдә урнаштырдылар. Бик кызыклы итеп, фантазия белән эшләгәннәр алар моны. Әнә Чирмешәннән Сидоровлар гаиләсеннән “Безнең Чирмешән”не хәтта песиләре “Дымка” да “укый”. Фотобәйгедә катнашкан әлеге гаиләләрне редакциягә кунакка дәшеп, бүләкләр тапшырдык.
Алинә Икътисамова (Чирмешән): –Без фотога дүртәү төштек – ирем Илшат, үзем һәм ике улыбыз: Аяз белән Булат. Гомумән, без бәйгеләрдә катнашырга яратабыз, әле менә рәхмәт, бүләк тә бирдегез.
Район газетасын яратып алдырабыз, үзебезнең шәп газета.Сайттан да яңалыкларны күп укыйбыз, фотоларагыз бик матур килеп чыга.
Ольга Сайгушова (Күтәмә): –Районыбыз зур, без бит һәр авылда була алмыйбыз. Ә болай, район газетасын ачасың да – бөтен авыл хәбәре шунда.
Язмаларны укыйбыз, дүртенче биттәге игъланнар да бик ярап куя, халык күбрәк бирсен аларны. Котлауларны, кем ничектер, юбилейларын үткәргән әби-бабайлар турында да укырга яратам.
Ә сез игълан иткән бәйгедә рәхәтләнеп катнаштык, бүләгегез өчен бик зур рәхмәт.
Гөлнәзирә Сидорова (Чирмешән): –Гаиләбез белән фотога төшәргә нык әзерләндек. Моңа песиебез “Дымка” да кушылды әле. Ул да “Безнең Чирмешән”не “укый”.
Бүген редакциядәге экскурсиягез бик ошады. Язмаларны ничек әзерләүләре, газетаның ясалышы кызыклы. Узган гасырның 60 нчы елларыннан сакланган газеталар архивы булуы гаҗәпләндерде. “Безнең Чирмешән”нең кайчандыр “Трактор” дип аталуын бүген белдем.
“Безнең Чирмешән”не яратып укыйбыз. Үзебез турында язмалар еш чыга, чөнки гаиләбез бәйгеләрдә актив катнаша.
Алия Шәмсетдинова (Югары Кәминкә): –Фотосурәткә сигезәү төштек. Моңа әти белән әни бик әзерләнде. Алар “Безнең Чирмешән”не аеруча көтеп алалар. Әүвәл укып сөйлиләр дә, без дә кызыгып укыйбыз.
Әни олы яшьтә булгач, интернетны белми, район газетасыннан аш-су рецептларын укып, безне шушы ризыклар белән сыйлый.
Якташларыбыз турында бик яратып укыйбыз. Туймәттән бакчачылар Гөлназ апа Рәҗәповалар турында язган идегез. Әнә нинди уңган кешеләр бар безнең районда! Чирмешәннән Радик Закиров тракторлар ясый икән. Ничек шулай кызыклы геройларны табып кына бетерәләр икән, дип исебез китә. Бөтен “район сулышы” газетада күренә.
“Безнең Чирмешән”гә киләсе елга да язылдык. Квитанцияләрне редакциягә китердек, бүләкләрегез бик саллы, бәлки берәрсе безгә насыйп булыр. Бүгенге бүләгегез өчен дә рәхмәт, эш аның зурмы, кечкенәме булуында түгел, иң мөһиме – игътибар.
Ольга Ефремова (Ульяновка): –Безнең гаилә турында газетада чыккан барлык язмаларны җыеп барабыз. Укытучы Ивановлар династиясе, үзем һәм ирем турында да яздыгыз. Без моның белән горурланабыз. Бик күп кызыклы мәгълүматлар бирәсез. Үзебезнең газетадан уку рәхәт. Сайтны үзебез дә, балалар да кызыксынып карый. Мәгълүмат бик күп.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) район газетасына 2-12 декабрьдә
ташламалы, арзанрак бәядән язылырга мөмкин. Килеп алу шарты белән, басмага юньрәк бәядән газета редакциясендә дә язылып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев