Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Әккәрәй укучылары Чистайда район данын яклый

30 апрельдә Чистай шәһәрендә узачак “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең зона этабында район данын Әккәрәй мәктәбе командасы яклаячак.

Быелгы бәйге Дәүләт автоинспекция хезмәте оешуның 85 еллыгына багышлап уздырыла. “Куркынычсыз тәгәрмәч”нең муниципаль этабында район мәктәпләреннән 23 командада  9-11 яшьлек 92 укучы катнашты.

-Балаларның велосипед белән идарә итү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен тикшердек. Алар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче”, “Беренче ярдәм күрсәтү нигезләре”, “Велосипедта фигуралы йөрү”, “Автошәһәрчек”,  “Тормыш иминлеге нигезләре” тукталышларында һәм “Юл хәрәкәте иминлеге өчен – бергә” иҗади конкурсында көч сынаштылар, - ди “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” район бүлекчәсе начальнигы Лилия Сафина. – Командаларның бәйгегә җитди әзерләнүләре күренеп тора. Без алар арасыннан иң тапкыр, иң зирәк, иң төгәл һәм иң җитезләрне сайлап алдык.

Әккәрәй командасы иҗади конкурста да, “Велосипедта фигуралы йөрү” һәм “Тормыш иминлеге нигезләре” тукталышларында да иң тапкыр һәм иң җитез булып, команда зачетында беренче булдылар. Алардан  бераз гына калышкан Лашман мәктәбе командасы – икенче, Чирмешән лицее өченче урында.

Билгеле, укучыларга район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкуров кулыннан бүләкләр алу зур дәрәҗә булды.

Бу бәйге, һәр елны иртә язда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү гадәтен тәрбияләү, балалар арасында сукбайлыкны профилактикалау һәм сәламәт тормыш рәвеше формалаштыру максатында оештырыла.

фото: Сафина Лилия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев