Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кадетлар командасы Чирмешән данын яклаячак

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында “Аҗаган” республика хәрби-спорт уенының муниципаль туры узды. Ярышта 1 нче һәм 2 нче Чирмешән, Иске Кади, Әккәрәй мәктәпләре, Чирмешән лицее һәм кадетлар мәктәп-интернаты командалары катнашты.

Укучылар 6 төр буенча ярыштылар. «Тарихның беренче битләре» бәйгесендә  үткәрелгән тест нәтиҗәләре тарихны иң яхшы белүчеләр 2 нче мәктәп укучылары икәнен күрсәтте. Кадетлар исә, Калашников автоматын сүтеп җыю,  ату,  махсус саклану костюмын кию, строевой һәм көч әзерлеге буенча иң җитезләре булды. Нәтиҗәдә, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары  гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урынны яуладылар. Икенче урында Чирмешән лицее командасы, 2 нче Чирмешән мәктәбе командасы – өченче. Ялгыз строевой әзерлек буенча лицей укучысы Яна Разукова иң яхшысы. Яшүсмерләр арасында Калашников автоматын сүтеп җыюда кадетлар мәктәп-интернатыннан Руслан Гавриловка тиңнәр булмады, кызлар арасында шушы ук мәктәптән Доминика Муравьева иң остасы. Махсус саклану костюмын киюдә иң җитезе дип кадет Никита Анисимов билгеләнде. Ярышларда җиңүчеләр район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев