Реклама
Иске Элмәле мәктәбе командасы республиканың чуваш этномәдәни компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенының төбәкара бәйгесендә өченче урын алды.
Түбән Кама шәһәрендә оештырылган әлеге конкурста 6 команда көч сынашты. Безнең район балалары - 7 нче - 10 нчы сыйныф укучылары көндәшләре арасында сынатмадылар, тапкырлыкларын һәм белемнәрен күрсәттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз