Иске Үтәмештән укытучылар гаиләсе редакциядән өченче приз оттылар
Бәйгеләр

Иске Үтәмештән укытучылар гаиләсе редакциядән өченче приз оттылар

Иске Үтәмеш авылыннан Рафик Әхтәмов район газетасына язылучылар арасында призлар уйнатуда катнашып, инде өченче тапкыр бүләк отты.

-Беренчесендә “Безнең Чирмешән” газетасы иганәчеләре безне өч литр баллы итте, икенчесен дә үлчәү отты, соңгысында пыяла подноска ия булдык, - диде Рафик Әсхәт улы. – Район газетасына язылмыйча калганым юк. Дөрес, Интернетта да сезнең сайтка кереп, фотолар, видеолар карыйм. Аларны да күп куясыз. Ә газета битләреннән район яңалыклары белән танышабыз, мин, аеруча, “Без бу хакта язган идек” рубрикасында язмаларны укырга яратам.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев