Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

iPad отасың килсә, матбугатка языл

"Татмедиа" акционерлык җәмгыте 2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета - журналларга язылучылар арасында "Подписка өчен iPad" конкурсы игълан итә. Бәйге 15 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Анда катнашу өчен бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" җәмгыятенең ким дигәндә өч басмасына язылырга тиеш. Язылу абонементының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен...

"Татмедиа" акционерлык җәмгыте 2015нче елның икенче яртыеллыгы өчен газета - журналларга язылучылар арасында "Подписка өчен iPad" конкурсы игълан итә.

Бәйге 15 апрельдән 30 июньгә кадәр уза. Анда катнашу өчен бер кеше бер почта адресына "Татмедиа" җәмгыятенең ким дигәндә өч басмасына язылырга тиеш. Язылу абонементының күчермәсен яки интернет аша түләү кәгазен почта белән, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрергә. Конвертка "Абунәчеләр конкурсы" дип язарга. Шулай ук элемтә өчен телефон һәм язылучының исем - фамилиясе дә кирәк.
Әлеге мәгълүматларны podpiska@tatmedia.ru электрон адресына да җибәрергә мөмкин. Нәтиҗәләр 5 августтан да соңга калмыйча чыгарылачак. Җиңүчеләргә бүләкләр 10 сентябрьгә кадәр тапшырылачак.
Конкурста иң зур суммага һәм иң иртә язылучы җиңүче дип таныла һәм аңа iPad тапшырыла. Моңардан тыш өстәмә кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
Сүз уңаеннан, районда икенче яртыеллыкка басма мәгълүмат чараларына язылу планы әлегә 42 процентка үтәлгән, барлыгы 5000дән артык заказ карточкасы тутырылган, шуның 2423се район газетасына. Матбугатка язылу Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Казанка, Югары Кәминкә, Чирмешән авылларында яхшы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы подписка матбугат басмалары