Чирмешәннең яшь музыкантлары “Роза ветров” бәйгесенә чакыру алган
Бәйгеләр

Чирмешәннең яшь музыкантлары “Роза ветров” бәйгесенә чакыру алган

“Бөгелмә-Мәскәү транзиты” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты 17 нче Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән якташларыбыз «Роза ветров» Халыкара башкару сәнгате конкурсының Бөтендөнья финалына чакыру алганнар.

Район балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” хореография коллективы Бөгелмәдә узган бәйгедә “Халык биюе” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булган. Халык уен кораллары бүлегенең аккордеон сыйныфында укучы Ризван Харисов өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек.

 

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев