Чирмешәннең  яшь артистларын Казанда бүләкләделәр
Бәйгеләр

Чирмешәннең яшь артистларын Казанда бүләкләделәр

Район үзәгенең “Ландыш” балалар бакчасы һәм Әккәрәй урта мәктәбе вәкилләре Казанда узган «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында катнашты.

Фестиваль йомгаклары буенча “Ландыш” балалар бакчасының театр коллективы (җитәкчесе – Татьяна Султанова) I урынны алды. Әккәрәй урта мәктәбенең театр коллективы (җитәкчесе -  Алефтина Мензелина) ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Шулай ук аларга электроника кибетенә сертификатлар тапшырылды һәм “Ландыш” балалар бакчасына - 100 мең сум, Әккәрәй мәктәбенә 35 мең сум акчалата премия түләнәчәк.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев