Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган “Автоханым” бәйгесендә кабат Алинә Дмитриева җиңде

“Автоханым-2023” район бәйгесенең җиңүчесе Алинә Дмитриевага Казанда узачак республикакүләм ярышларда да үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк. Бер елны якташыбыз анда беренче бишлеккә дә кергән.

Райондагы бәйгедә ул бишенче тапкыр катнашса, дүртесендә беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән. Сүз уңаеннан, Алинә хәзер декрет ялында.

Сүз уңаеннан, 30 яшьлек якташыбыз быел да Казанда узачак ярышларда район данын якларга жыена.

-“Автоханым” бәйгесе район үзәгендә ел саен үткәрелә, - диде ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. – Быел сигез якташыбыз үзләрен сынап карады. Аларга рәхмәт. Бәйгенең төп максаты - машина йөртүче хатын-кызның һөнәри дәрәҗәсен, юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, абруен күтәрү һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү.

Бәйгедә катнашучыларга Чирмешәндәге “ДОСААФ” автомәктәбе базасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны компьютерда тапшырырга һәм фигуралы дистанция узарга туры килде.

Икенче урын яулаган Сәвия Сәгыйрованың машина йөртү стажы нибары өч ай, шуңа да карамастан, ул да барлык сынауларны уңышлы узды.

- Кагыйдәләр онытылмаган икән, - диде Чирмешәндә яшәүче Сәвия. – 28 мартта йөртү таныклыгы алдым, 11 апрельдә рульгә утырдым. Шуннан бирле 10 мең километр юл уздым. Әлеге бәйге миңа ошады. Минемчә, мондый чаралар бик кирәк, башкаларга карап өйрәнәсең, тәҗрибә туплыйсың. Әле генә таныклык алып, автомобиль йөртә башлаучыларга юлларда игътибарлы булыгыз, юлда йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, диясем килә.

Кызганыч, хәзер автомобиль йөртүче гүзәл затлар күп булса да, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар.

Бәйгедә җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов, ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алинә Филиппова тәбрикләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев