Чирмешәндә «Акыллылар ярышы» интеллектуаль уенының сайлап алу турлары дәвам итә.
Инде 18 команда үз белемнәрен күрсәтте. Әлегә финалга район газетасы редакциясе, 2нче Чирмешән урта мәктәбе һәм газ хезмәте командалары үтте.
- Интеллектуаль уен бүген дә, аннан соңгы көннәрдә дә узачак. Безнең сорауларга җавап бирергә өлгермәгән тагын 30лап команда бар. Финалистлар октябрь ахырына кадәр ачыкланачак, - диде әлеге проект җитәкчесе Альмир Жораев. - Очрашулар бик җанлы шартларда уза. Ноябрь башында уенның финалы булырга тиеш.

Нет комментариев