Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль уенының финалы узды

Финалда тугыз команда: газ хезмәте, больница, үзәк китапханә, район газетасы редакциясе, район Советы һәм башкарма комитеты, Туймәт авыл җирлеге, Шешминка, Ульяновка, Түбән Кармалка мәдәният йортлары уенчылары көч сынашты.

Яшьләр үзәгендә 2 августтан 18 ноябрьгә кадәр үткәрелгән сайлап алу турының һәрберсендә дүртәр-бишәр команда белемен күрсәтте. Район оешмалары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләреннән барлыгы 46 команда катнашты. Һәр уенда 100 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

- Әлеге бәйге төрле тармакларда хезмәт куючы якташларыбызның кичләрен бераз кызыклырак, эштән ял иттерү максатында үткәрелде, - ди ярышны оештыручы, “Орион” яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Альмир Жораев.

Финалда исә командаларга 70 сорау әзерләгәннәр. Биремнәрнең төрлесе булды, авырлары да, җиңелрәкләре дә. Бәйгедә иң күп баллар җыеп, Туймәт авылы командасы беренче урынга чыкты һәм район башлыгының күчмә Кубогы белән бүләкләнде. “Безнең Чирмешән” район газетасы редакциясе – икенче, район Советы һәм башкарма комитеты уенчылары – өченче урында. Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев