Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән аграр техникумында “Автосессия” бәйгесе узган

Чирмешән аграр техникумында узган “Автосессия-2024” бәйгесендә Камил Казаков беренче урын яулаган.

Әлеге ярышның төп максаты – югары һәм урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга җәлеп итү.

Студентлар ике этапта көч сынашканнар. Әүвәл студентларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшергәннәр, аннан соң алар машинада фигуралы йөреп ярышканнар.

Камил Казаков, шулай ук икенче һәм өченче урыннарга ия булган Сергей Аряшев белән Илшат Җиһаншин Казанда узачак ярышларда район данын якларга әзерләнәләр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова һәм районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре барлык катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Гөлия Кәбирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев