Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәнлеләрне шәҗәрә фестиваленә чакыралар

Татарстан Республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты иглан иткән “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивалендә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Фестиваль  өч этапта уза. Муниципаль этап 15 февральдән 30 мартка кадәр дәвам итәчәк муниципаль этап җиңүчесе зона этабына үтә. Ә зонада призлы урыннар алучылар республика этабында чыгыш ясаячак.

Конкурста катнашучылар үз нәселләре, гаилә ядкарьләре, берничә буын гаилә вәкилләре тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләргә тиеш булалар.

Фестивальдә катнашырга теләүче гаиләләр тулырак мәгълүматны район башкарма комитетының архив бүлегенә 8(84369) 2-58-34 номерына шалтыратып белешә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X