Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир җиңүчеләре зона турында уйнаячак

Район инвалидлар җәмгыятендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча ХI Республика темпо-турнирының муниципаль сайлап алу туры узды.

Бәйгедә 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар катнашты. Турнир ел саен ТР Спорт министрлыгы һәм "Россия пенсионерлары берлеге" гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге эгидасы астында уза.

Турнирда: шахмат буенча Утыз Имән авылыннан Самат Ризванов, шашка буенча Күтәмәдән Антонина Аброськина һәм Чирмешәннән Самат Мөхәммәтшин беренче урын алдылар. Әлеге җиңүчеләр Әлки районының Базарлы Матак авылында узачак зона турында район данын яклаячак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев