Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә узган “Автоледи” бәйгесендә кабат Алинә Дмитриева җиңде

“Автоханым-2022” район бәйгесенең җиңүчесе Алинә Дмитриевага Казанда узган республикакүләм ярышларда да үз осталыгын күрсәтергә туры килгән. Бер елны якташыбыз беренче бишлеккә дә кергән.

Бәйгедә ул дүртенче тапкыр катнашса, өчесендә  беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

-Минемчә, мондый ярышларда катнашырга кирәк, беренчедән, юлда йөрү кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерергә менә дигән форсат, аннан соң инде йөртү осталыгыңны да яхшыртасың, - диде әлегә декрет ялындагы Алинә.

Сүз уңаеннан, якташыбыз быел да Чистайда узачак сайлап алу ярышларында район данын яклаячак.

Бәйгедә катнашучыларга Чирмешәндәге “ДОСААФ” автомәктәбе базасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны компьютерда тапшырырга һәм фигуралы дистанция узарга кирәк булган.

Быел җиде якташыбыз үзен сынап караган. Икенче урын яулаган Елена Колесникованың машина йөртү стажы нибары ике ел, шуңа да карамастан ул да барлык сынауларны уңышлы узды, дип була.

-Кагыйдәләрне кабатлап өлгермәдем, - диде Чирмешәндә яшәүче Елена. – Фигуралы дистанцияне узганда параллель парковкада ялгыштым. Киләсе елда бу бәйгегә тагын киләм әле. Мин машина йөртергә бик яратам.

-Катнашучылар күбрәк булсын иде, - дип өстәде өченче урын иясе Нурзилә Галимова.

Шулай шул, хәзер автомобиль йөртүче гүзәл затлар күп булса да, бәйгегә килергә бик атлыгып тормыйлар.

Бәйгедә җиңүчеләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы урынбасары Радик Сәйфетдинов һәм «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе начальнигы Алинә Филиппова тәбрикләделәр һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев