Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Созвездие-Йолдызлык-2021” фестиваленең зона туры узды

Район мәдәният йорты ял көннәрендә гөр килеп торды. Чирмешәнебез ике көндә 600дән күбрәк яшь талантларны кабул итте. Бу көнне бездә йолдызлыкның “экваторы узды”. Фестивальнең зона туры районда бишенче тапкыр булды, тугыз зонадагы чараның да бишенчесе бездә иде. Быелгы бәйге – 21 нче гасырда, 21 нче елда һәм 21 нче тапкыр узучы фестиваль.

“СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК 2021" эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең жюри әгъзалары сигез районнан килгән балаларның 200дән күбрәк чыгышын карады һәм яхшыларның да иң яхшыларын сайлап алып, бүләкләр, дипломнар, шулай ук, Казан шәһәрендә узачак суперфиналга чакыру да тапшырдылар.

Яңа Чишмә, Чистай, Аксубай, Нурлат, Спас, Алексеевск, Әлки, Чирмешән кунакларын һәм жюри әгъзаларын район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов сәламләде.

-Республика буйлап ике дистә елдан артык атлаучы фестиваль төбәгебездәге күпме талантлы, сәләтле йолдызчыкларыбызга кабынырга мөмкинлек бирде. Һәм бу безнең Президентыбыз, хөкүмәтебез һәм Дмитрий Туманов ярдәме белән тормышка аша. Талантлы яшьләребезгә хәерле юл, - диде ул.

Короновируска бәйле чараны залдан күзәтүчеләр күп булмады, шулай да гала-концертны теләге булган һәр кеше аны туры эфир аша карый алды.

-“Созвездие-Йолдызлык” фестивале оешканнан бирле мин бу бәйгенең жюри әгъзасы. Беренче еллардагы чыгышлар белән бүгенгеләрен чагыштырырлык та түгел. Төрле районнардан җыелган балалар тәҗрибә уртаклаша, дуслар таба, - диде  Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры Раилә Гарипова. – Бәләкәйдән Йолдызлык сәхнәсенә чыккан күп кенә талантларыбыз инде олы сәхнәләрдә эшли, араларында безнең белән жюрилык итүчеләре дә бар.

 

-Киләчәгебез талантлы яшьләр кулында, - диде фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина балаларны бүләкләгәндә.

Гала-концертны балалар гына түгел, ата-аналар да бик дулкынланып көтте.

-Җиңүгә өметләнсәк тә, беренче урынга чыгарбыз дип уйламаган идек, - ди “Конферанс” номинациясендә беренче урынга чыккан райондашыбыз Павел Тузиловның әнисе Елена.

Район мәдәният йортының "PRO нас" иҗат берләшмәсе театр-студиясе укучылары Павел Тузилов һәм Раяна Минхановалар үз яшь категорияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Алар үткән елда да фестивальдә үз көчләрен сынап караган булганнар.

фото: автор

Чирмешәндә - "Созвездие-Йолдызлык" фестивале (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Чирмешәндә - "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концерты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев