Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Ел укытучысы” бәйгесенең зона этабы узачак

Татарстанда “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсына старт бирелде. 11 гыйнвардан бәйгенең мәктәп этабы башланып китте.

Муниципаль этап 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр дәвам итә. Зона этабы, аерым график буенча, 12 февральдән 6 мартка кадәр планлаштырыла.

17-18 февраль көннәрендә Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы безнең районда. Бу көнне Чирмешән лицее Спасс, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнары педагогларын кабул итәчәк. Педагогик стажга карап, конкурсантлар өч номинациядә (“Педагогик дебют”, “Ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле укытучысы”) көч сынашачак.

Әлеге этап җиңүчеләре 22-27 мартта төбәк этабында катнаша.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев