Чирмешән лицеенда “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк туры башланып китте. Ике көн дәвам итәчәк бәйгедә Чирмешән, Спас, Әлки, Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубай районнарының муниципаль этап җиңүчеләре көч сынаша.
-Беренче көнне Чирмешән, Спас, Әлки районнарының “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләре һәм алты районның “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясе җиңүчеләре ярыша, - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесенең укыту эшләре буенча урынбасары Светлана Севастьянова. – Ә 18 февральдә Нурлат, Яңа Чишмә, Аксубайның иң яхшы укытучыларын каршы алабыз. Педагоглар лицей укучылары белән ачык дәресләр уздыралар һәм хезмәттәшләренә мастер-класслар күрсәтәләр. Аларның эшләрен дәрәҗәле жюри бәялиячәк.

Безнең район данын 1 нче Чирмешән мәктәбенең химия укытучысы Елена Жарова, Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Ибраһимова, Югары Кармалка мәктәбенең география укытучысы Лилия Серова һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Гарифуллиналар яклый.
Бәйгедә катнашучы барлык укытучыларга да сертификатлар тапшырылачак. Төбәк турлары тәмамлангач, иң яхшы укытучылар сайлап алынып, иң-иңнәр апрель аенда Казанда очрашачак.
фото: автор
Нет комментариев