Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

"ЧИРМЕШӘНАГРО" республиканың орлыкчылык хуҗалыклары бәйгесендә барысын да узды

Бу җәмгыять 2020 ел йомгаклары буенча “Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясе бәйгесенең җиңүчесе булды.

Район өчен дә әлеге казаныш зур вакыйга, чөнки Ассоциация республиканың шактый нык, эре хуҗалыкларын берләштерә, ел саен җитештерү күләмнәрен арттыра бара. Быел меңгә якын заказны канәгатьләндергәннәр, 39,2 мең тонна сортлы орлык сатканнар, шуның 2525 тоннасы –“ЧИРМЕШӘНАГРО” өлеше.

-“ЧИРМЕШӘНАГРО”га көндәшләр күп иде, җиңүчеләрне 19 күрсәткеч буенча билгеләдек, - диде Ассоциациянең генераль директоры Юрий Еров, Чирмешәндә ел йомгакларына багышланган эшче киңәшмәдә. -Комиссия хуҗалыкларга барып тикшерүләр уздырды.

Киңәшмәдә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты, Казаннан һәм безнең төбәктәге орлыкчылык хуҗалыкларыннан килгән җитәкчеләрне һәм галимнәрне сәламләде.

-“ЧИРМЕШӘНАГРО”га үсемлекчелектә районда тиңнәр юк, гел беренче булырга өйрәнгәннәр. Илшат Сәйфуллович теләсә нинди эшне сыйфатлы, ахырына җиткереп башкарырга өйрәнгән. Кайчан барма, ул эш урынында. Аны гел башкаларга үрнәк итеп куябыз, - диде район җитәкчесе. -Монда үсемлекчелек культурасы бик югары, өйрәнерлек әйберләр күп.

Һәм менә сортлар сынау, орлык үстерү, сату, бу эштә таләпләр, үзгәрешләр, яңалыклар, проблемалар турында фикер алышкач, бүләкләүләр башланды. Иң әүвәл, билгеле, “ЧИРМЕШӘНАГРО”ны мактадылар, әле биш ел гына Ассоциация составындагы бу хуҗалыкка күчмә кубок, Диплом һәм акчалата премия тапшырдылар. Аларга әле башка бүләкләр дә күп булды.

-Алдынгылыкны бирмәү ансат түгел. Хәзер таләпләр кырыслана бара, гел өйрәнергә, эзләнергә кирәк. Зарланган булабыз инде, әмма бүген авыл хуҗалыгы бизнес ул. тырышсаң, максат куйсаң, уңышка ирешә аласың, - диде Илшат Гозәеров. -Менә без ындыр табагын да заманча таләпләргә җавап бирерлек итеп үзгәртеп корабыз, товарыбызны башка төбәкләргә дә тәкъдим итәбез.

фото: автор

"ЧИРМЕШӘНАГРО"ны күчмә кубок белән бүләкләү мизгелләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев