Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән районыныда Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчыклар билгеләнә

Районда “Яңа елга иң яхшы бизәлгән территория һәм мәйданчык” бәйгесенә старт бирелде, ул 25 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аңа 2020 елның 20 декабреннән дә соңга калмыйча йомгак ясалачак.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә:

“Авыл җирлекләре арасында Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бизәлгән мәйданчык”; “Район үзәгендәге оешмалар арасында Яңа ел бәйрәменә иң матур бизәлгән мәйданчык”.

Иң элек Яңа ел мәйданчыкларының оригинальлегенә, яңалыкка, ут белән бизәлешкә һәм сәнгати якын килү дәрәҗәсенә, кар сыннар, боз шәһәрчекләре булу-булмауга һәм башкаларга игътибар биреләчәк.

Җиңүчеләргә район башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

фото: Регина Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев