Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән почта бүлекчәсе – республикада беренче

"Россия почтасы" унитар предприятиесе филиалы - "Татарстан почтасы" идарәсе хат ташучылары һәм почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгедә Чирмешән почта бүлекчәсе беренче урынны яулады. Әлеге бәйге 2015 нче елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" басмаларына язылуны кызыксындыру өчен үткәрелде. "Иң яхшы почта элемтә бүлекчәсе" номинациясендә 7 бүлекчәнең күрсәткечләре "узышкан" һәм шулдардан комиссия...

"Россия почтасы" унитар предприятиесе филиалы - "Татарстан почтасы" идарәсе хат ташучылары һәм почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгедә Чирмешән почта бүлекчәсе беренче урынны яулады.


Әлеге бәйге 2015 нче елның икенче яртыеллыгына "Татмедиа" басмаларына язылуны кызыксындыру өчен үткәрелде. "Иң яхшы почта элемтә бүлекчәсе" номинациясендә 7 бүлекчәнең күрсәткечләре "узышкан" һәм шулдардан комиссия иң югары нәтиҗәле Чирмешән почта бүлекчәсен җиңүче дип тапкан. Ольга Малинова җитәкләүче әлеге бүлекчә агымдагы елның икенче яртыеллыгына 1710 адреска "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га заказ карточкасы тутырган (былтыр бу вакытта 1420), 2014тәгедән тираж 20 процентка күбәйгән.

Бәйгедә җиңгән безнең Чирмешән бүлекчәсе (җитәкчесе Ольга Малинова) һәм тагын өч номинациядә беренче урыннарны алган өч хат ташучыны (алар республиканың башка районнарыннан һәм шәһәрләреннән) "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенә чакырып бүләкләделәр.

Чирмешән почта бүлекчәсе турында "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов аеруча, аерым мактап узды. Шулай булмыйча, бу бүлекчә төп номинациядә җиңүче, иң зур бүләк алучы.

-2015 елның икенче яртысы буенча подписка кампаниясе безнең өчен уңышлы булды. Безнең газета һәм журналларның тулаем тиражы 305 мең данә тәшкил итте, - диде Фәрит Шаһиәхмәтов.

"Россия почтасы" федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсе директоры урынбасары Светлана Гришина әйтүенчә, икенче яртыеллыкка подписка нәтиҗәләре буенча әлеге идарә - "Татарстан почтасы" Россиядә беренче урынга чыккан. Бу редакторларның, журналистларның, хат ташучыларның зур хезмәте, аңлашып эшләү нәтиҗәсе.

-Әлеге бәйгедә бүләкләнүебез коллективыбыз эшенә югары бәя, - ди Чирмешән элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Малинова. - Алдагы ярты елга да күрсәткечләребезне начарайтмаска тырышырбыз.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Республика Татарстан