Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән һәм Аксубай янгын сүндерүчеләре өченче этапка узды

Чирмешәндә Әлмәт, Аксубай, Ютазы, Сарман, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чирмешән районнары янгын сүндерүчеләре җыелды. Бездә бәйгенең икенче этабы – зона ярышлары узды. Үз районнарында иң җитез булып танылган егетләр функциональ янгын сүндерүдә кулланылган төрле күнегүләр буенча осталыкларын күрсәттеләр.

Чирмешәнлеләргә җиңүдә таныш стадион да ярдәм иткәндер, алар иң җитезләр булып танылды – беренче булдылар. Аксубай командасы, безнекеләрдән секундларга гына калышып, икенче булды. Өченче урында – Нурлат командасы.

Зона этабында беренче һәм икенче урыннарны алган командалар 30 сентябрьдә Апаста очраша, димәк Чирмешән һәм Аксубай районнары янгын сүндерүчеләрен яңа сынаулар көтә.

Бәйгене Аксубай егетләре башлап җибәрде. Һәр командада ике кеше. Алар хәрби кием һәм кирәк-яраклар (снаряжение) киеп гер күтәрделәр, аннан соң кислород баллонын тар урын аша алып чыктылар. Дүртенче күнегү буларак җиңел автомобиль тәгәрмәчен кувалда белән сугып күчерә-күчерә 10 метр ара уздылар. Зыян күргән кешене (манекен) күчергәч, магистраль линияне җыйдылар. Җиденче күнегүдә йөк машинасының тәгәрмәчен күчерделәр һәм, соңгы эш итеп, төргәккә җыелган рукавларны күтәреп тиешле урынга илттеләр. Һәр күнегүне төгәл үтәргә кирәк, жюри барын да игътибар белән күзәтә. Бу эшләр барысы да вакытка башкарыла. Дөрес эшләнмәгән күнегү өчен вакыт өстәлә.

-Бәйгедә секундлар да зур роль уйный. Кемдер дистанцияне тиз үтә, тик хаталар җибәрә. Бу инде җиңүгә шансны киметә, - диде бәйгенең төп хөкемдары Илнур Мөхәммәдиев. – Егетләрнең яхшы әзерлеге күренеп тора. Бәйгене оештырудагы ярдәмнәре өчен, район хакимиятенә зур рәхмәт. Конкурсантларга уңай шартлар тудырылган.

Безнең район данын Олег Захаров һәм Рамил Зәйнуллин яклады. Аларның мондый ярышларда беренче генә катнашулары.

-Күпчелек күнегүләр безнең көндәлек эштә кулланыла. Янгын сүндерү эшендә көч һәм җитезлек кирәк, - диде бу системада инде алты ел эшләүче Олег Захаров. – Көндәшләр көчле, алай да яхшы әзерлегебез җиңү китерде.

Әлмәт районыннан килгән конкурсант Фәрхәт Алланазаров әлеге чарадан канәгать.

-Тик көндәшләр бездән дә яхшырак чыгыш ясады, - диде ул. – Киләсе бәйгеләргә тагын да ныграк әзерләнергә булыр.

фото: автор 

Чирмешәндә янгын сүндерүчеләр ярышты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев