Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән командалары - “Аулак өй - баттл” җиңүчеләре

Чирмешәндә республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Аның җиңүчеләре республика командасы составында алдагы этапта катнашу хокукына ия.

-Без Чирмешәнгә иң көчле командалар һәм уенчылар эзләп килдек, - диде әлеге проектның авторы, “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова.

Район данын “Энҗе бөртекләре” укучылар командасы һәм укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләреннән җыелган “Чирмешән булганнары” төркеме яклады. Бәйгедә Яңа Чишмә, Әлки, Аксубай һәм Нурлат районнары төркемнәре дә катнашты.

Чараның максаты - татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, аларга, йолаларга ихтирам, җырлы-биюле уеннар аша туган телгә һәм әдәбиятка хөрмәт тәрбияләү. Биш районнан килгән командалар классик әдәбияттан бирелгән шигырьләрнең исемнәрен һәм авторларын белергә, тиз арада такмаклар язып җырларга тиеш иде. Шунда ук йөзек салыш уены оештырылды.

“Аулак өй - баттл” бәйгесен республиканын иҗат әһелләре һәм район укучылары командасы ачып җидәрде. Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды. Нәтиҗәдә, Яңа Чишмә, Чирмешәннең “Энҗе бөртекләре” һәм “Чирмешән булганнары” командалары җиңүче булып танылды. Районның балалар төркеме киләсе елда узачак финал уеннарында катнашачак, ә Яңа Чишмә һәм “Чирмешән булганнары” командалары июньдә Болгарга “Ага Базар” халыкара этномәдәни фестиваленә чакыру алдылар. Моннан кала, жюри һәр командадан берәр иң актив катнашучыны сайлап алды, алар җыелма команда составында бәйгенең финалында чыгыш ясаячаклар. Әлеге бәхет Кармыш кызы Эльвина Әфләтуновага, Чирмешәннән Тәския Кәримовага да елмайды.

Әдәби бәйге халык җырлары, тальян, курай моңнары белән үрелеп барды. Әлеге очрашу шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.

“Аулак өй - баттл” проекты катнашучылары проект җитәкчесе, Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы Сәрия Закирова, жюри рәисе Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты, шагыйрә Фәүзия Солтан имзалаган сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Автор фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев