Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән интернат-йорты республика конкурсында өченче урынны яулады

Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатлары арасында уздырылган “Алтын көз” социаль программалары республика бәйгесенең “Буыннар диалогы” номинациясендә өченче урын алды.

Коллективка өченче дәрәҗә Диплом тапшырганнар һәм электр массажеры бүләк иткәннәр.

-Без бу бәйгегә өлкәннәр белән эшебезне чагылдырган презентация җибәрдек. Әби-бабайларны төрле эшләр белән мавыктырып, көннәрен кызыклы итү өчен тырыша хезмәткәрләребез, - диде йорт-интернат директоры Илшат Закиров. - Әлеге бүләкне өлкәннәргә массаж ясау өчен кулланырга планлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев