Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән аграр техникумында иң гүзәл кызны ачыкладылар

8 март –Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Чирмешән аграр техникумы кызлары “Техникум гүзәле – 2022” титулы өчен көч сынаштылар. Берсе дә сынатмады, шулай да пешекче-кондитер, 3 курс студенты, Әккәрәй кызы Елена Соловова җитезрәк һәм өлгеррәк булды.  Быелгы титул иясе - ул.

Бәйгедә сигез студент катнашты. Алар артистлар да икән, берәүләр матур итеп җырлады, икенчеләр шигырь укыды, биючеләре дә булды. Бернинди әзерлексез, көтелмәгән сорауларга да күбесе бик оста һәм тапкыр җавап бирделәр. Чын артистлар диярсең, алып баручылар әйткән образларга да керә белделәр, олы яшьтәге хатын-кызны да, яшь кызны да сәхнәдә бик оста сурәтләделәр конкурсантлар.

-Төрле бәйгеләрдә күп тапкыр җиңүләр яуласам да, гүзәллек бәйгесендә беренче генә катнашуым, - ди Елена Соловова. – Музыкаль чыгышны һәм визит карточкасын алдан әзерләсәк тә, сораулар һәм биремнәр кызыклы да, көтелмәгән дә иде.

Кызларның чыгышлары вакытында студент егетләр дә булышты, бик матур биюләр күрсәттеләр. Башка курсташлары да көч биреп тордылар.

-Бик дулкынландык, сәхнәгә беренче генә чыгу дисәң дә була, - диләр конкурсантлар. – Бер атна бик ныклап әзерләндек, бу чара безне тагын да берләштерде.

Кызларның барысы да җиңүче: Татьяна Яковлева – “Техникумның вице-миссы”, Валерия Моисеева – “Гүзәллек миссы”, Татьяна Власова – “Оригинальлек миссы”, Гөлнара Соруртдинова - “Нәфислек миссы”, Алсу Хәйретдинова - “Сөйкемлелек миссы”, Рузилә Соруртдинова - “Нәзәкатлелек миссы”, Алия Мөфтиева “Елмаю мисы” булып танылдылар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев