“Безнең Чирмешән”не гаиләләре белән укучыларга бүләкләр бар
Бәйгеләр

“Безнең Чирмешән”не гаиләләре белән укучыларга бүләкләр бар

Район газетасы редакциясе “ВКонтакте” социаль челтәрендә игълан иткән фотобәйгенең нәтиҗәләре ясалды.

Бәйге шартлары буенча, катнашучылар “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасын гаиләләре белән укып, фотога төшеп, әлеге сурәтләрне редакциягә җибәрергә тиеш иде. Фотолар “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Наш Черемшан” сообществосында бастырылды. Бәйгедә биш гаилә: Югары Кәминкәдән Шәмсетдиновлар, Күтәмәдән Сайгушевлар, Ульяновка авылыннан Ефремовлар, Чирмешәннән Икътисамовлар һәм Сидоровлар катнашты. Барыгызга да рәхмәт.

Катнашучы гаиләләргә бүләкләр район газетасы редакциясендә тапшырылачак.

Хөрмәтле абунәчеләребез! Киләчәктә дә газетабызны укыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, бергә булыйк! Бәйгедә катнашучылар турында тулырак газета битләрендә язачакбыз.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев