Бүген Чирмешәндә «Акыллылар ярышы»ның финалы узачак
Бәйгеләр

Бүген Чирмешәндә «Акыллылар ярышы»ның финалы узачак

Чирмешәндә «Акыллылар ярышы» интеллектуаль уенының сайлап алу турлары тәмам.

Уенда барлыгы 42  команда, 251 кеше үз белемнәрен күрсәтте. Финалга район газетасы редакциясе, 2 нче Чирмешән урта мәктәбе, газ хезмәте, Бәркәтә авыл җирлеге, аграр техникум, район мәдәният йорты, Иске Үтәмеш мәктәбе командалары үтте.

-  "Акыллылар ярышы" уенының беренче этабы төгәлләнде, финалистлар билгеле. Очрашулар бик җанлы шартларда узды, - диде әлеге проект җитәкчесе Альмир Жораев. – Финал җомга көнне “Орион” яшьләр үзәгендә узачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев