Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Йөздән артык хатын-кыз бер үк ирдән бала тудырган...

    ДНК анализлары балаларның әтисе бер булуын күрсәткән.

    АКШ табибы Куинси Фортье хатын-кызлар дәваханәсендә йөзләгән пациентканы яшерен рәвештә үзенең күзәнәкләре белән авырга уздырган. Бу хакта НВО документаль фильмында аның улы сөйләгән, ул бөтен дөнья буйлап йөзләрчә туганы булырга мөмкинлеген әйтә.

    Бу эш буенча тикшерүне Орегон штатыннан Венди Бэбст башлаган. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз үзенең кыяфәте әтисенә охшамаганлыгын аңлаган. 1996 елда хатын 1974 елда элекке пациенткасын үз мәние белән аталандырганы өчен Фортьены судка биргән. Булачак әни бу күзәнәкләрне үз иренең биоматериалы булган дип санаган.

    Реклама

    Билгеле булуынча, табиб 1974-76 елларда ЭКО ясатырга килгән хатын-кызларга үз күзәнәкләрен күчереп утырткан. Соңрак ДНК анализы балаларның чыннан да Фортьеныкы булуын ачыклаган.

    1991 елда Невада штатының Медицина ассоциациясе Фортьены "Ел табибы" дип тә таныды. 1961 елда ул Лас-Вегаста хатын-кызлар клиникасын ача, шулай ук Хәрби-һава көчләренең медицина резервы командиры була.

    Чыганак

    Фото: https://pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: