Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Чирмешәнле алып кайткан өр-яңа кадакларны балалары “юк иткән”

Анда-монда ишеткәннәрдән.

Әтигә ярамады

Мәктәпне тәмамлагач, кем булырга, нинди һөнәр алырга? – дип уйланасың. Минем телемастер буласым килде. Эше авыр түгел, җылыда,  бүлмәңдә тик казынып утыр. Әнә фәлән абзый ничә еллар радио, магнитофон, телевизор төзәтеп акча эшләп ята. Шуңа малайларының да кесәләрендә акча гел бар. Әмма телемастер булырга теләгемне әйткәч, әти кырт кисте. Төп дәлил: әнә фәлән абзыең акчасын эшләгәндер, әмма  шул осталыгы аны аракы корбаны да итте. Ул хәзер 100 граммсыз  көнен башламый, янәсе. Бу фикер белән килешмәдем, килешүен: бөтен мастер да андый түгел. Корырак холыклы әти, гомумән, шундый чумаралы, “кешене боза торган” һөнәрләр сайлавыма каршы төште. Югары уку йортына кереп, “шабашсызрак” һөнәр алырга туры килде. Болай үкенмим үзе.

Егет кешегә бер һөнәр кирәк

 “Ну, шәп тә эшлисең дә инде, фәлән абзый!”, - дип мактап алдым бер сварщикны үзебездә эшләгәндә.

-Әйе, энем, мактанмыйм, чакыралар, акчасыз торганым юк, аракыны капмавыма да 10 еллап булды хәзер. Эшемне яратам. Безнең халыкта  “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр бит әле. Килешмим мин ул сүзләр белән. Ир-атка бер һөнәрне бик яхшы белергә кирәк. Шул очракта ул гаиләсен туендырырлык акча эшли ала. Чын оста беркайчан да ач калмый. Әйдә, тотыш әле, кичкә кадәр эшне бетерергә кирәк.

Әти ник дәшмәде?

Хәтерлим әле, миңа алты-җиде яшьләр чамасы булгандыр. Әти абзар башын ябарга дип кичен каяндыр ике чиләкләп кадак юллап кайтты. Кадакның дефицит вакытыдыр инде. Энекәш белән яңа кадакларның кайда икәнлеген беләбез, әтинең кадакны ничек кадаклаганын да күргәнебез бар. Иртән тордык та (әти-әни эштә) теге ике чиләкне алып чыгып, ишегалдында әти эш машинасын куя торган урында, машина эзләренә теге өр-яңа кадакларны буеннан буена җиргә  кадаклап чыктык. Әни эшеннән төшкә кайткач, хәлне күреп, “Әтиегез генә кайтсын, әйтәм, кирәгегезне бирер әле”, - дигән иде. Кич белән әти кайтты, безнең “файдалы эшне” күрде – сүкмәде дә, дәшмәде дә. Шулай эшкә өйрәнәләр дигәндер инде.

 Марат Гомәров язып алды.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев