Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән ветеранының мактанырлыгы бар

95 яшьлек Рәйсә апа Кыямова әле дә йорт алларында кар көрәп, сукмак салып йөри, эштән курыкмый.

Дөрес, кыз туганының балалары аны эш кушып мәшәкатьләмиләр, кадерләп кенә торалар.

-Инде ун ел чамасы апа янында без, - ди Гөлйөзем Хәйруллина. –Ирем Мингаяз былтыр вафат булды. Улыбыз Айрат бу өйне нык матурлады, Ходай язса, тышкы якны да яңартырбыз.

Яшь чагында үгез җигеп тә йөк ташыган, урак урган, фермада эшләгән Рәйсә Кыям кызы берүзе икешәр тонна суган үстереп тә таныла. Олыгайгач, авылда, Утыз Имәндә дини йолаларны саклауга зур өлеш кертә, мәҗлесләрдә сүрәләр укый, дога кылып, мәрхүм-мәрхүмәләр рухын сөендерә.

-Мин өч алфавит беләм, латин графикасында да укый алам, - ди ветеран. –Нимесчәм дә бар, ул телдә йөзгә хәтле санарга өйрәндем. Мактаныйм әле, элек табыннарда башлап җырлаучы да булдым.

Рәйсә апа бүген дә бәйрәмен җыр белән бизәкләде.

-Әйе, ул шундый. Гомер буе бергә, аралашып яшәдек, - ди ахирәтен котларга кергән Рәхилә апа Иляева.

Ә Канадада яшәүче туганы – Рәйсә апаның энесенең кызы Клара юбилярны телефоннан шалтыратып тәбрикләгән. Авылда яшәүче кардәше Гөлия Гыйрфанова бәйрәм табынына бик тәмле бәлеш пешергән.

Бүген Кыямовларга байтак кунак килде.

-Гомер тиз үтә. Рәйсә апаны әле кайчан гына 90 яше белән котлаган идек. Йөз яшьлек юбилеена да килергә язсын, - диде районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.

Утыз Имәндә яшәүче якташыбызга Россия Президенты, район башлыгы исеменнән дә котлаулар ирештерделәр.

-Күптән түгел авылның иң олы кешесен – Зәйнәп апа Вилданованы 95 яшьлеге белән котладык, - диде Утыз Имән авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. –Андый, үрнәк ветераннарыбыз әле тагын бар.

Язмыштыр инде, яшьрәк чакта гаилә кора алмаган Рәйсә апа. Алай да төшенкелеккә бирешмичә яшәгән, эшләгән. Нибары бер тапкыр больницага барган. Бүген күзләре начар күрсә дә, күңеле саф, авылдашларына, кардәшләренә рәхмәтен догалар аша белдерә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев