Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән авылында яшәүче Хаммәтзәки Мортазинга 90 яшь тулды

Әтисенең юбилее уңаеннан улы Әнәс һәм килене Гөлия зур бәйрәм табыны көйләп, барлык туганнарын бергә җыйганнар.

Хаммәтзаки Хаммәтвафа улын яшьли фабрика –завод мәктәбенә укырга юнәлдерәләр. Аннан ул берничә тапкыр кача, тик кире кайтаралар, әлеге мәктәптә ул дүрт ел укый. Бер ел шахтада, аннары туган авылында комбайнчы булып эшли.

Солдаттан кайткач,  Иске Кадидан Оркыя Мөхлис кызы белән гаилә коралар, 70 ел бергә тату гомер кичерәләр. Хаммәтзәки бабай 43 ел машина йөртә. Мортазиннар биш бала үстергәннәр. Ике ел элек Оркыя әби вафат булган. Бүген бабай улы, килене тәрбиясендә яши. Әнәс абыйның улы да өйләнеп, әти-әнисе янында калган. Шулай итеп бер йортта берничә буын вәкилләре аңлашып, дус гомер итәләр.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев