Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәннән Рашат Зыяков йорт куяннары үрчетү серләре турында сөйләде

Утыз Имән авылында яшәүче Рашат Зыяковның куяннары элегрәк 100 башка җитсә, бүген аның читлекләрендә 20ләп озынколаклы яши.

Әлеге йорт хайваннарын тоту бар кешенең дә кулыннан килми, алар аерым тәрбия һәм игътибар сорый. Читлекләрен гел чистартып торырга, вакытында ашатырга кирәк . Куяннарга люцерна, печән, кишер, кәбестә, чөгендер, бәрәңге, катнаш азык бирәбез.

-Без кечкенә чакта ук әти-әниләр куян асрый иде. Әти урманчы булып эшләде. Аларны үстерергә, карарга безне дә өйрәттеләр, - ди Рашат.

Куян ите диетик ризык  санала, файдалы, якташыбыз аны туганнарына, дусларына да бирә икән.

Зыяковлар, нигездә, уртача зурлыктагы токымлы куяннар асрыйлар, аклары да, кара төстәгеләре дә күренде. Алар өч-дүрт айда суярлык булып үсеп җитәләр, гадәттә 7 - 9 бала табалар икән. Эрерәк токымлылары да бар, алар озаграк өлгерә, 5 - 6 бала тудыралар, ди хуҗа.

Марат  Гомәров фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев