Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән мәктәбенә кунак килде

Әлеге авыл мәктәбе укучылары якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакова белән очрашты. Язучының "Кар өстендә миләшләр", "Көзге яшен" исемле шигырьләр җыентыклары исемнәре белән үк мине үзенә җәлеп итте. Соңрак "Көмеш тун", "Тау артында кояш бар", "Нишләттегез Гөлкәйне?" китапларындагы образлар хәтергә кереп калды. Ә инде "Өзелгән яфрак" драмасын карагач, язучы белән кызыксынуым тагын...

Әлеге авыл мәктәбе укучылары якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакова белән очрашты.

Язучының "Кар өстендә миләшләр", "Көзге яшен" исемле шигырьләр җыентыклары исемнәре белән үк мине үзенә җәлеп итте. Соңрак "Көмеш тун", "Тау артында кояш бар", "Нишләттегез Гөлкәйне?" китапларындагы образлар хәтергә кереп калды. Ә инде "Өзелгән яфрак" драмасын карагач, язучы белән кызыксынуым тагын да артты.
Рәмзия апага очрашуга чакырып шалтыраткач, шатланып ризалашты.
Без бу чарага алдан әзерләндек. Укучылар язучының китапларын укыды. "Кәлүшле кыз" хикәясе буенча дәрес-презентация әзерләп очрашуга килгән кунакларга күрсәттек.
Рәмзия Гайсә кызы бу хикәянең язылу тарихын сөйләде. Аңа, балалар йортында эшләгәндә, төрле язмышлы балалар белән очрашырга туры килгән. Укучылар язучының әниләр турында язылган шигырьләрен укыганда Рәмзия апаның күзләренә яшьләр килде.
-Әни минем шигырьләр язганымны белде, ләкин беренче китабым басылып чыкканны күрә алмады, - дип, әнисе Нурҗиһан апаны искә алды ул.
Очрашуда балалар Рәмзия Габделхакова сүзләренә язылган "Чирмешәнем", "Син булмасаң" җырларын башкардылар.
Якташыбыз балалар өчен дә шигырьләр иҗат итә икән. Ул шуларны да укыды. Киләчәктә балалар өчен дә китап бастыру хыялы белән йөри икән якташыбыз.
Дания Фәттахова,
Утыз Имән мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу Утыз Имән мәктәбе Рәмзия Габделхакова