Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә авылыннан Татьяна Гыйрфанова “Ана даны” медале белән бүләкләнде

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тагын бер якташыбыз “Ана даны-Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

Түбән Кәминкә авылыннан алты бала анасы Татьяна Гыйрфановага әлеге дәрәҗәле бүләкне, Казан Кремлендә узган тантаналы чарада, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Быелгы бәйрәм, билгеле, Татьяна Викторовна хәтерендә озакка сакланыр. Ул башкаладан күп бүләкләр, күтәренке кәеф һәм матур кичерешләр белән кайтты.

Үткән ел райондагы шундый бүләккә ике үрнәк әни ия булды. Бүген райондагы 43 ананың күкрәген “Ана даны – Материнская слава” медале бизи.

фото: Рушания Ахмадуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев