Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар

    Бари Гали улы Габдрахманов (1912-1944) 1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2нче Украина фронтында сугышкан. 1944 елның 15 январендә 233нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике...

    Бари Гали улы Габдрахманов (1912-1944)
    1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2нче Украина фронтында сугышкан.
    1944 елның 15 январендә 233нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгара.
    Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снаряд беткәнчегә кадәр ут алып бара, ә аннан соң автоматтан гитлерчыларны кыра.
    Бу сугышта кече сержант Бари Гали улы Габдрахманов авыр яралана һәм 1944 елның 23 январендә аның гомере өзелә.
    Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.
    Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән кече сержант Бари Гали улы Габдрахмановка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
    Конев Иван Никитич (1899-1983)
    1898 елның 23 декабрендә (1899 елның 5 январендә) Шешминская Крепость авылында туган.
    Кызыл Армия сафларында 1918 елның июненнән.
    1936 елда М.В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясен, 1939 елда Генераль штаб академиясен тәмамлый. 1939 елда Халхин-Гол елгасында япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. 1941 елның июленнән - хәрәкәттәге армиядә1941 елның 24 июлендә. Смоленск янындагы бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. 1942 елның августыннан - Мәскәү хәрби округының 8нче һава-десант корпусы командиры.
    1942 елның декабрендә корпус 3нче гвардия һава-десант дивизиясе буларак үзгәртелә, полковник Конев аның командиры итеп билгеләнә һәм сугышның ахырына кадәр аның белән командалык итә.
    Дивизия белән оста командалык иткәне, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә команованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь указы белән гвардия полковнигы Конев Иван Никитичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
    Курасанов Петр Семенович (1917-2008)
    1917 елның 25 январендә Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый.
    Лейтенант Петр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була.
    Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре юлында хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылык очрый.
    Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиясе, 10 миномет, 12 пулемет, 600 солдат юкка чыгарыла. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный.
    СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел 31 май Указы белән Петр Семенович Курасановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
    Ларионов Семен Архипович (1915-1984)
    1915 елның 1 апрелендә Чирмешән авылында туган. 1933 елда механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшләгән.
    Бөек Ватан сугышында 1942 елның апреленнән. Үзәк фронтның 65 армиясе 96нчы укчы дивизиясе 237нче укчы полкында ут взводы командиры өлкән сержант Семен Ларионов Украинаның Чернигово өлкәсе Репкин районы Радуль поселогы янында Днепрны кичкәндә зур батырлык күрсәтә.
    1943 елның 16 октябрендә штурм төркеме белән Ларионов Днепрны кичә, аннан соң уңъяк ярдагы плацдармны яулап кулга төшерә.
    Командованиенең сугышчан бурычларын батырларча үтәгәне өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел 30 октябрь Указы белән өлкән сержант Ларионов Семен Архипович Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм "Алтын Йолдыз" медале тапшырыла.
    Цаплин Павел Алексеевич (1906-1937)
    1906 елның 23 декабрендә Мордва Афонькәсе авылында туган. 15 яшендә әти-әнисе 1921-1922 еллардагы ачлыктан үлеп, ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә.
    1923 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1926 елда Тулада хәрби пехота мәктәбен, 1932 елда Ленинградта бронялы танк курсларын тәмамлый, танк ротасы командиры итеп билгеләнә.
    1936-1939 елларда испан халкының милли-революция сугышында катнаша. Д.Г. Павловның танк бригадасы составында Мадрид янындагы һәм Теруэль юнәлешендәге сугышларда ике тапкыр яралана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
    Арчен шәһәре янындагы атакаларның берсендә аның танкына дошман снаряды эләгә. Цаплин авыр яралана, ләкин сугышны ташлап китми. Озакламый рота яулап алган позициядә, күп кан югалтулардан капитан Цаплинның гомере өзелә.
    Советлар Союзының оборона куәтен ныгыту буенча Хөкүмәтнең махсус заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне һәм каһарманлык күрсәткәне өчен СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 27 июнь Карары белән капитан Цаплин Павел Алексеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул - Татарстанның беренче Советлар Союзы Герое.
    Россия Герое Супонинский Александр Анатольевич
    1978 елның 3 апрелендә Шешминка авылында туган. 1995 елда мәктәпне тәмамлап Чистай совхоз-техникумында укый, техник-металлист белгечлеге ала.
    1998 елда армия сафларына алына, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 2000 ел башыннан Чечен Республикасындагы сугышчан бәрелешләрдә катнаша.
    2000 елның 29 февралендә өлкән сержант Супонинский 6нчы рота составында Шатой районында 776.0 биеклегендә оборона тота. Десантчылар позициясен боевикларның күп санлы көчләре атакалый. Өлкән сержант Супонинский аягы яраланган хәлдә автоматтан бандитларны утка тотуын дәвам итә. Боевикларның соңгы ыргылышына десантчылар бары дүрт автомат белән каршы тора. Сугышның ни белән бетәсе ачыклангач, офицер кушуы буенча Супонинский ярдан сикерә, исән калып, үзенекеләр янына барып чыга.
    Төньяк Кавказда законсыз кораллы формированиеләрне бетерүдәге батырлыгы өчен Россия Президентының 2000 ел 12 март 484 санлы Указы белән Супонинский Александр Анатольевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, "Алтын Йолдыз" медале тапшырылды. Хәзер Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, полиция өлкән лейтенанты.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: