Советлар Союзы Геройлары – безнең якташлар
Бари Гали улы Габдрахманов (1912-1944)
1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2нче Украина фронтында сугышкан.
1944 елның 15 январендә 233нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе кече сержант Бари Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике...