Режиссер якташыбыз - Дмитрий Михлеев арабыздан китте
Безнең якташлар

Режиссер якташыбыз - Дмитрий Михлеев арабыздан китте

Яңа Элмәле авылында туып үскән якташыбыз, безнең өчен кадерле кешебез – Михлеев Дмитрий Никонорович озакка сузылган авырудан соң, октябрь аенда вафат булды.

Мәскәүдә ВГИК уку йортын тәмамлаганнан соң, ул “Беларусьфильм“ киностудиясенә эшкә җибәрелә. Анда режиссер – куючы булып эшләп, якташыбыз 30 дан артык документаль һәм уен фильмы төшерә. Ул – бөтенсоюз һәм халыкара кинофестивальләр җиңүчесе. Дмитрий Михлеев үзен талантлы рәссам, сценарист, шагыйрь, язучы итеп танытты. 2014 елда Чуваш китап нәшриятендә “Ось земли. Повести и рассказы“ китабын бастырды.

Дмитрий Никонорович Минск шәһәрендә җирләнде. Аңа 76 яшь иде.

Мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтен уртаклашабыз.

Кадыйр Гомәров фотосы


Нет комментариев