Реклама
Әмир авылында яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ Латыйп Насыйбуллин алдагы елның беренче яртысында да район газетасын укыячак.
Киләсе елда 80 яшен тутыручы ветеранга быел да район инвалидлар җәмгыяте бүләк ясады - “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.
Латыйп бабай ялгызы яши, аңа район яңалыклары кызыклы, шуңа район газетасын даими укып бара. Ул элек матбугат басмаларына үзе язылган, күп укыган. Мондый бүләккә ул бик шат.
Автор фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз