Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман турында хатирәләр

Лаш­ман авыл мә­дә­ни­ят йор­тын­да озак ел­лар Та­тарс­тан ра­ди­о­сы, "Ча­ян" жур­на­лын­да эш­лә­гән, та­ныл­ган жур­на­лист Мин­вә­гыйз Зәй­нет­ди­нов­ның "Ел­лар ава­зы" исем­ле ки­та­бын тәкъ­дим итү ки­чә­се бул­ды. Әле­ге ки­тап­ның бе­рен­че өле­ше Лаш­ман­га - тө­гәл­рә­ге, та­ныл­ган жур­на­лист Мин­вә­гыйз Фә­ләх улы­ның ба­ла­ча­гы, үс­мер ел­ла­ры үт­кән урам­га, элек - "Ка­ра Чиш­мә та­вы", хә­зер Про­ле­тар дип йөр­те­лү­че урам­га...

Лаш­ман авыл мә­дә­ни­ят йор­тын­да озак ел­лар

Та­тарс­тан ра­ди­о­сы, "Ча­ян" жур­на­лын­да эш­лә­гән, та­ныл­ган жур­на­лист Мин­вә­гыйз Зәй­нет­ди­нов­ның "Ел­лар ава­зы" исем­ле ки­та­бын тәкъ­дим итү ки­чә­се бул­ды.


Әле­ге ки­тап­ның бе­рен­че өле­ше Лаш­ман­га - тө­гәл­рә­ге, та­ныл­ган жур­на­лист Мин­вә­гыйз Фә­ләх улы­ның ба­ла­ча­гы, үс­мер ел­ла­ры үт­кән урам­га, элек - "Ка­ра Чиш­мә та­вы", хә­зер Про­ле­тар дип йөр­те­лү­че урам­га ба­гыш­лан­ган. Ул "йорт са­ен тук­та­лып", кай­сы өй­дә кем­нәр яшә­вен, урам­даш­ла­ры - күр­ше­лә­ре­нең үзен­чә­лек­ле сый­фат­ла­рын тас­вир­лый, ис­тә­лек­лә­ре бе­лән ур­так­ла­ша. Бак­саң, шу­шы кеч­ке­нә ге­нә урам­да да ск­рип­качы­лар, җыр­чы­лар, бал­та, ти­мер ос­та­ла­ры, кыс­ка­сы, һәр­кай­сы сә­ләт­ле, кы­зык­лы яз­мыш­ка ия үзен­чә­лек­ле ке­ше­ләр яшә­гән икән. "Яшь­ле­гем ис­тә­лек­лә­рен туп­лап, кул­дан гы­на "Бер җыр­лап уза­сы иде, авы­лым ура­мын­нан" дип ис­емлән­гән ки­тап­чык яса­ган идем, - ди Мин­вә­гыйз Фә­ләх улы. - Аны авыл­даш­лар­га бир­гәч, алар: "Мөм­кин­ле­гең бул­са, ки­тап итеп чы­га­ра ал­мас­сың­мы", - ди­де­ләр. Шун­нан ни­ят­лә­дем ин­де".


М.Зәй­нет­ди­нов ки­тап­ла­рын сый­ныф­таш­ла­ры­на, дус­ла­ры­на һәм ра­йон ки­тап­ха­нә­лә­ре­нә бү­ләк ит­те. Ки­чә­дә ав­тор­ның ка­ләм­дәш­лә­ре - "Ча­ян" жур­на­лы хез­мәт­кәр­лә­ре Марс Са­би­ров һәм Рә­шит Зә­ки­ев та кат­наш­ты­лар. "Чир­ме­шән җи­рен­дә, чын­лап та, әдә­би­ят сө­ю­че­ләр го­мер ки­че­рә, - ди­де Рә­шит Ка­риб улы. - Кай­бер ра­йон­нар­да ки­тап­ха­нә­ләр күп­тән ябыл­ды, ә ме­нә сез­дә һәр авыл­да алар гөр­ләп эш­ләп то­ра. Бу - бик ма­тур үр­нәк".


Әйе, тор­мыш­ла­ры ки­тап­лар­да су­рәт­лә­нер­лек үзен­чә­лек­ле, кы­зык­лы яз­мыш­лы ке­ше­ләр яшәү­че ра­йон­да бу шу­лай бу­лыр­га ти­еш­тер дә. Го­ме­ре­нең күп өле­шен чит җир­ләр­дә уз­ды­рып та, үзен лаш­ман­лы дип са­нау­чы Мин­вә­гыйз Зәй­нет­ди­нов­ның да әле­ге ки­та­бы Лаш­ман ту­рын­да соң­гы бас­ма­сы бул­мас дип өмет­лә­нә­се ки­лә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лашман