Әхсән Фәтхетдинов хатлары китапта урын алган
Безнең якташлар

Әхсән Фәтхетдинов хатлары китапта урын алган

Урманасты Үтәмеш авылында туып үскән якташыбыз, Татарстанның халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, инде мәрхүм Әхсән Фәтхетдинов турында яңа китапны тәкъдим иттеләр.

Бу чара “ТАТМЕДИА” җәмгыятендә узды. Әлеге китапта Әхсән Фәтхетдинов Татарстан Республикасының халык шагыйре Равил Фәйзуллинга адреслап төрле елларда язылган 36 хат урын алган. Китапны тәкъдим итү уңаеннан, “ТАТМЕДИА” бинасы фойесында Әхсән Фәтхетдиновның агачтан уелган иҗат эшләре күргәзмәсе дә ачылды.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев