Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кешегә аяк киеменә карап та бәя биреп була

Ни өчендер бу һөнәр иясе ничектер исерек, дорфа, сүгенүче кеше буларак күз алдына килә. Каджик Мкртчян, киресенчә, гел ачык йөзле, ихтирамлы, аралашучан, аек фикерле.

Райондашларыбыз аңа күп очракта “Коля”, дип эндәшә.
Ул инде 20 елдан күбрәк чирмешәнлеләргә аяк киемнәрен төзәтә. Шунысы кызык, бүген бер һөнәр училищесында да аяк киеме ремонтлаучыга укытмыйлар икән. Кеше моңа тәҗрибәле оста янында гына өйрәнә ала.


Әрмәнстанда туып үскән Каджик та бу һөнәр серләрен туган авылындагы аяк киеме цехында үзләштерә. Гомумән, аның кулыннан килмәгән эш юктыр. ул ташчы да, балта остасы да...
1999 нчы елда Чирмешәнгә килеп урнашкач, Каджик аяк киемнәре төзәтү буенча остаханәдә эшли башлый, бүген аңа 48 яшь.
– Аяк киемен төзәтүче – итекче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дим әңгәмәдәшемә.

– Иң мөһиме – үз эшеңең остасы булу, - дип сүзен башлады ул. – Җаваплы һәм һәркем белән дә уртак тел таба белергә кирәк. Халыкта үз эшен белмәүче кеше турында “итекче”, диләр. Мин бу сүзләр белән килешә алмыйм. Ялкау, булдыксыз адәм итекче була алмый. 

Хәзер аның остаханәсендә ремонтка бирелгән 50 пардан күбрәк аяк киеме бар. Аларның барысын да, төзәтеп, хуҗаларына кайтарырга кирәк. Клиентлар да килеп тора, аеруча кыш көне эш нык арта.


– Ә аяк киеменең кайсы урыннары еш туза? – дим остага.

– Миңа күбрәк хатын-кызлар мөрәҗәгать итә, - ди ул. – Һәр сезонда аяк киеменең табанын ремонтларга, набойкаларын алыштырырга туры килә. Аннан соң инде аяк киеменең замоклары еш ватыла. Гомумән, элеккеге белән чагыштырганда, хәзерге аяк киемнәре сыйфатсыз, чыдамыйлар. Шулай да озаграк кияргә уйласагыз, аларны саклау мөһим. Көн саен юып киптерергә, әмма кайнар батарея өстенә куймаска. Крем сөртергә дә онытмагыз.

Аңа төрле кеше мөрәҗәгать итә. Ул, аяк киеменә карап, хуҗасына характеристика да бирә ала. Кемдер аяк киемен кадерләп тота, аны остага да чиста килеш алып килә, “Андый кеше тормышта да пөхтә, чиста кеше”, - ди Каджик Грачевич, ә бар шундый якташларыбыз – аяк киеменнән тузанын, хәтта тиресне дә сөртмичә китерәләр, билгеле, ул андыйларны борып җибәрә. 
Каджик Мкртчян үз эше турында горурланып сөйли. “Итекче кебек эчә”, “итекче кебек сүгенә” дигән гыйбәрәләр аңа бер дә ошамый. 

– Эчсәң, эшләп булмый, - ди ул. – Район үзәгендә элегрәк берничә кеше аяк киеме буенча остаханәләре ачып карады. Әмма бик тиз ябылдылар да, чөнки осталары аракы белән “дус” иделәр. 

Әңгәмәдәшем әйтүенчә, бүген яшьләр югары белем алырга омтылалар, аяк киеме ремонтларга теләүчеләр юк. 

– Әлбәттә, мин дә балаларымның итекче булуларын теләмәс идем. Дөрес, заказлар күп, ләкин ул акчага гына тормыш алып барып булмый, - ди Коля. 

Шуңа да уңган, булдыклы, инде якташыбызның дисәк тә ярыйдыр, башка эш урыны да бар. 


Халыкта “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс”, диләр. Әрмән егете Чирмешәнгә килеп, аяк киемнәре төзәтеп, эшеннән, тормышыннан канәгать булып, тормыш иптәше Юлия белән ике бала үстерәләр. 
Ә сез беләсезмә, 26 ноябрьдә  итекчеләр үз һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Каджик Грачевичны һәм әлеге һөнәр ияләрен бәйрәм белән котларга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев