Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш авылыннан Гатиннар бабалары һәлак булган җиргә барганнар

Кармыш авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп, яу кырында ятып калган Малик Гатинның алты оныгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын Орлов өлкәсе Свердлов районында каршылаган.

-Без бу сәяхәткә үткән ел ук җыенган идек. Илдәге вәзгыять белән бәйле, былтыр бу хыялыбыз чынга аша алмады, - ди Малик Мөхәммәтгата улының оныгы Мирзаһит Закир улы. – Архивлардан эзләтеп, бабайның кайда һәлак булуы турында мәгълүмат тупладык. Юлны өйрәнеп, бабайның өч улының алты малае 8 май көнне ике машинада юлга кузгалдык.

Алар пенсия алды һәм пенсия яшендәге ир-егетләр: Талип уллары – Фаил, Флер, Фәрит; Хәниф улы – Илдус; Закир улылары – Мирзаһит һәм Ильяс.

Гатиннар 9 май иртәсендә Свердлов районына барып җитәләр. Район үзәгендәге музей директоры бабалары эзләреннән узу нияте белән килгән якташларыбызны бу яклардагы сугыш тарихы белән таныштыра, Малик Гатин һәлак булган Глебово авылына алып бара, сугыш узган урыннарны күрсәтә. Бу авылда бары бер йорт калган икән.

-Бабай сугыш башлану белән фронтка киткәндер, төгәл датасын белүче юк, - ди Мирзаһит Гатин. – Аңа 42 яшь булган. Архив докуметлары буенча 1943 елның 28 июлендә гомере өзелгән икәнен белдек. Маһидә әби алты бала белән кала, сугыш башланганда безнең әтигә 14 яшь була. Бабайның ике олы улы - Талип һәм Ханиф абзыйлар да сугышта катнаша, бәхеткә, алар туган якларына исән кайталар.

Малик Гатин 137нче укчы дивизиядә хезмәт итә. Музей директоры сүзләре буенча, дивизиядә күпчелекне татар, башкорт һәм үзбәкләр тәшкил иткән. Бик озак дәвам иткән  бәрелештә биш меңнән күбрәк сугышчы һәлак булган дигән фараз бар. Шуларның әлегә ике мең тирәсенең генә төгәл исем-фамилиясе ачыкланган. Һәлак булучыларны бер каберлеккә җирләгәннәр, биредә һәйкәл куелган. Исем-фамилияләр ачыкланган саен, һәйкәлдәге мемориаль тактага аларны өсти баралар. Бүгенге көнгә кадәр бу җирләрдә казу эшләре дәвам итә, сугышчының кем икәнен ачыкларга мөмкинлек бирүче медальоннар табыла икән. Монда яу барган җир 7-8 мең гектар чамасы, диләр.

-Хәзер безнең бабайның исеме  бу мемориаль тактага уеп язылачак, - диләр Малик бабай оныклары. – Бу районда мондый һәйкәл-каберлекләр берничә икән. Киләчәктә аларны барын бергә туплап район үзәгенә күчерү планнары да бар.

фото: Мирзаһит Гатин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X