Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыштан Өммегөлсем әби кунаклар җыйды

Кармыш авылыннан Өммегөлсем әби Дәүләтшина өендә бу атнада зур табын кордылар. Яраткан әбиләренең 90 яшьлегенә оныкларның балаларына хәтле җыелып кайтканнар. Юбиляр - гомере буе колхозда тир түккән, заманында гектар-гектар чөгендер эшләгән авыл апасы. Сугыштан соңгы елларда Кармыш халкы ул теккән киемнәрне киеп рәхәтләнгән. Өммегөлсем фронтовик ире Мингата белән биш бала...

Кармыш авылыннан Өммегөлсем әби Дәүләтшина өендә бу атнада зур табын кордылар. Яраткан әбиләренең 90 яшьлегенә оныкларның балаларына хәтле җыелып кайтканнар.

Юбиляр - гомере буе колхозда тир түккән, заманында гектар-гектар чөгендер эшләгән авыл апасы. Сугыштан соңгы елларда Кармыш халкы ул теккән киемнәрне киеп рәхәтләнгән.
Өммегөлсем фронтовик ире Мингата белән биш бала үстергәннәр. Авылда яшәүче кызы, читтә яшәүче балалары да әни йортында еш кунак.
Өммегөлсем әбине туган көне белән район җитәкчелеге дә өенә барып тәбрикләде. Юбилярга Россия Президенты Путин котлавын һәм бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юбилярлар Кармыш авылы