Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадидан 93 яшьлек ветеран әби илгә иминлек сорап дога кыла

Миңа инде 93 яшь. Шул гомер эчендә ачлыгын да, колхозлашу чорындагы михнәтләрне дә күп күрдек, Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларны үз җилкәмдә татырга туры килде. Без күргәннәрне сөйләгәнгә яшьләрнең кайберләре ышанмый да. Насыйп булгач, Ходай гомерләрне биргәч, бүгенге матур тормышны да яратып яшим. Улым, киленем тәрбиясендә, оныкларым янәшәсендә һәр туган...

Миңа инде 93 яшь. Шул гомер эчендә ачлыгын да, колхозлашу чорындагы михнәтләрне дә күп күрдек, Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыкларны үз җилкәмдә татырга туры килде. Без күргәннәрне сөйләгәнгә яшьләрнең кайберләре ышанмый да.

Насыйп булгач, Ходай гомерләрне биргәч, бүгенге матур тормышны да яратып яшим. Улым, киленем тәрбиясендә, оныкларым янәшәсендә һәр туган көнгә куанам. Кич ятсаң, иртә торсаң, өйдә җылы, газ, ут янып тора, краннан су ага. Пенсияне өйгә китереп бирәләр, кибетләрдә ни теләсәң шул бар. Ә бит безнең бер телем икмәккә тилмергән, гаиләгә бүген ни ашатырга дигән көннәр дә булды.
Элек суны көянтәләп коедан ташыдык. Кыш көннәрендә кое тирәсе бозланып ката, су алу үзе бер нужага әйләнә.
Утынны кечкенә арба белән әзерли идек. Ул арба безнең төп ярдәмче булды, шуный белән Чистайдан 1әр центнер орлык тартып кайта идек. Аяк астында карлы су. Колхоз кырларын ат белән эшкәртеп чәчкән, сыерлар җигеп Нурлатка бөртек илткән көннәр дә хәтердән чыкмый. Сугыш елларында фронт өчен урман да кистек.
Сугыштан соң да тормышлар тиз генә җайланып китмәде. Көне буе авыр эштә арысак та, кич утырырга җыела идек. Керосинлы шешәгә шинель чабуын кисеп яндырдык. Шуның яктысында кул эшенә дә өлгерә идек.
Менә шуларны искә төшерәм дә, бүгенге тормышыбызга куанып бетә алмыйм, намаз саен илләребездә тынычлык булсын, сугыш афәтләре бирмә, Ходаем, дип дога кылам.
Зәйнәп Заһретдинова.
Иске Кади авылы.
Редакциядән: Иске Кади авылының иң өлкән кешесе - йөзне ваклаучы Зәйнәп әбинең хәтеренә сокланырлык. Бик яшьли ятим калып үги әни тәрбиясендә үскән ул. Хатыны үлеп күкрәк баласы белән калган сугыш ветеранына кияүгә чыгып, ул сабыйны үзенекедәй үстерә. Үзләренең дә уртак 9 балалары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы ветеран әби Иске Кадидан