Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәле авылында яшәүче Ольга Ванюшинага 90 яшь тулды

Олы булуына карамастан, Ольга Ивановна исәнлегенә зарланганы юк, хәтта өй эшләрен дә үзе башкара, бакчада да казынырга ярата.

Ул гомере буе авылда яшәгән, эшләгән - фермада бозаулар караган. Ире Геннадий Гаврилович (ул инде гүр иясе)  белән 55 ел бергә гомер иткәннәр, дүрт бала үстергәннәр. Бүген Ольга Ивановнаның алты оныгы, 11 оныкчыгы бар. Балалары Яр Чаллыда яшәсәләр дә, әнисенең – әбисенең йортында еш кунаклыйлар. Юбилеена да бергә җыелышып кайтканнар, табын корганнар.

Олы булуына карамастан, Ольга Ивановна исәнлегенә зарланганы юк, хәтта өй эшләрен дә үзе башкара, бакчада да казынырга ярата.

Җыр-моңга гашыйк юбилярны туган көне белән котларга Иске Элмәле мәдәният йорты хезмәткәрләре – үзешчән артистлар да килеп, концерт номерлары белән сөендергәннәр.

Ольга Ивановнаны юбилее белән район башлыгы урынбасары Габдершит Җамалтдинов, район социаль яклау бүлеге дә тәбрикләделәр, Россия Президенты Владимир  Путинның һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын ирештерделәр, истәлек бүләге тапшырдылар. 

Фото: Ландыш Зиякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев