Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшәүче фермеры ат алырга хыяллана

Яшәүче фермеры Айбулат Таҗиев ат алырга хыяллана. Гомумән, мал җанлы кеше ул, сарыклары гына да 350 башка җиткән.

Эш башлаучы фермерларга грант бирелүе хакында ишеткәч, Айбулат та әлеге ярдәмнән файдаланырга тәвәккәлли. Биш ел элек грантны ансат кына алалар, рәхмәт, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре документлар тутыруда тиз һәм конкрет булышканнар.

-Акчаларны минем счетка күчерделәр, - ди Айбулат Әхтәм улы. –Абзар төзү өчен материаллар кайтардык. Туганнар белән, буш урында диярлек, өмәләр үткәреп, бригада да яллап, төзелешне төгәлләдек. Кыш уртасы иде. Ә сарыкларны Сарман районыннан алдык. Ул чакта мең ярым чамасы сарык асраучы Җәүдәт абый янына киттем. Малчылыкта тәҗрибәм юк, аның нечкәлекләрен белмим. Нинди мал яхшырак икәнен дә чамаламыйм. Шул Җәүдәт абый көтүеннән иң көр сарыкларын сайлап бирде. Башта 100 баш кайтардык, күбесе озакламый бәрәнли дә башладылар.

Айбулатның сарыклары ярымкурдюклы, тәкәләре чиста курдюклы токымлы. Сарыкларның уртача авырлыгы 60-70 килограмм. Күпчелеге кара төстә. Андыйларның ите тәмлерәк, диләр. Хәер, фермер үзе алай аермый.

Таҗиевлар быел да яхшы үрчем ала, сарыкларның күбесе бәрәнләгән. Ничәшәр бәрән китерәләр, дисәм, Айбулат әйтүенчә, элек берничәсе генә өч бәрән тудырган. Аның кадәр кирәкми дә, күп булса, бәрәннәр зәгыйфьрәк, хәлсез, кечкенә туа. Бер бәрән ансатрак үсә. Фермер шулай ди.

Ашату ничек? Яшәүчедән берничә йөз метр читтәрәк урнашкан ферма сарыкларына печән, салам, арпа бирәләр.

-Суяр алдыннан бер-ике ай кала, корбанга аталган сарыкларга да аерым игътибар кирәк, - ди Айбулат. -Кемдер заказ бирә, шуңа хәләл акчасын түли икән, ул яхшы товарга өметләнә, сатып алучыны хөрмәт итү тиеш. Эш башлаганда, яшермим, безгә дә дәгъва белдерүчеләр, малларыгыз ябыграк, диючеләр булгалады. Акланырга сәбәп эзлисе түгел, тәҗрибә юклык инде. Эшли-эшли остарасың. Без болын печәнен үзебез әзерлибез, ә фуражны, саламны сатып алабыз.

Сарык бит сарык инде, алдына салган ризыкның яртысы диярлек җиргә төшеп таптала, әрәм була. Шуңа күрә Таҗиевлар улакларны да әллә нинди формага китереп ясыйлар.

Малкайларның урыны ышыкта, аслары коры, чиста. Бәрәнләгән сарыкларын аерым корпуска чыгарганнар.

-Йонны кая куясыз? – дим.

-Аны сораучы, кирәксенүче юк, - ди Айбулат. -Берничә кеше яллап кыркабыз да, йонны җыештырып куябыз. Дөрес, соңгы вакытта йон запасын белешүчеләр булды үзе.

Сүз уңаеннан. Яшәүчедә элек тә сарыкларны күп асраганнар, колхоз көтүендә аларның саны 3 мең башка да җиткән.

Таҗиевларда озакламый ат та булыр. Аны быел ук алырга телиләр. Ул эш өчен, кызык өчен кирәк.

Фермерлыкка кадәр, Айбулат Әхтәм улы “озын берлек” эзләп Яр Чаллыга, Мәскәүгә кадәр барып җиткән, түшәм тарттырган, заводта да эшләгән, сату да иткән. Бүген каядыр китәсе килми. Шөкер, гаиләсе бар, былтыр Әлмәт районы кызы Надия белән кавышканнар. Сарыкларны бергә карыйлар. Яшәүчедә әти-әниләре Әхтәм һәм Гөлсирин белән бер өйдә яшиләр. Әле янәшәләрендәге абзарда 5 сыер, 5 бозауны да карашалар. Хәер, бу гаиләдә бөтен эш күмәк көч ярдәмендә башкарыла. Әйтик, җәен, көзен сарык көтүен дә бергәләп көтәләр.

Быел авыл эчләрендә, ферма юлын еш кына кар күмеп китә, әмма эз бетми, дус-иш, авылдашлар карны чистартып торалар.

-Халык әйбәт, эшчән, ярдәмчел бездә, - ди Айбулат Таҗиев. –Исереп йөрүчеләр юк. Үзем дә, Аллаһыга шөкер, эчмим, тартмыйм, биш вакыт намаз укыйм. Динне хөрмәт итәм. Авыл, төбәгебез тарихы да кызыксындыра. Телевизор карап вакыт уздырмыйм, артык шау-шулы тамашаларга исем китми. Эштә төрле чаклар була, әмма авырлыклар онытыла.

Үзе тракторчы-машинист, үзе оператор да якташыбыз, 30 яшьлек фермер Айбулат позитив, оптимист кеше. Яхшы үрнәк күреп үсүче яшьләр әле бездән дә уздырырлар, ди.

Бүген Таҗиевларда күңелле: Яр Чаллыда яшәүче олы кызлары Айсылу, ике ай элек туган кызы Сафия белән, әти-әнисе янында утырмада. Ул йоклаган арада өлкәннәр эш урыннарына юнәлде. Мал тирәсендә шулай, иркенләп кичен ял итсәң генә.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Унышлар телим! Исянлектян аермасын беребезне дя Аллахы Тягаля!