Быел ел коры булгангамы, районда гөмбә уңышы бик сөендермәде. Әмма, ни гаҗәп, Чирмешәннән Гөлүсә Җәмилова әлеге ризыкны хәтта быел да кышкылыкка дистәләгән банка тозлап куйган.
- Әйе, быел Чирмешәндә гөмбә күп булмады. Без аларны чит районнардан җыйдык: Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Аксубай, Самара якларына йөрдек, хәтта Әгерҗегә, Марий Эл урманнарына кадәр барып җиттек, - ди Гөлүсә ханым. - Нурлат, Әлмәт якларында баллы гөмбә (опята), җирән гөмбә (рыжик), Самара урманнарында гөреждә (груздь) “уңды”.
- Баллы гөмбә дигәннән, бездә халык, нигездә, шуны белебрәк җыя бугай. Үзем дә октябрь аенда әллә ничә урманны урадым – әмма “опята” тапмадым.
- Азрак булса да, анысы бездә бар, урыннарын гына белергә кирәк. Хәзер булмас инде, туңдырды.
- Фотоларыгыздан күренгәнчә, чиләк-чиләк гөмбә җыйгансыз, нишләтеп бетерәсез?
- Тозлыйбыз, маринадлыйбыз, гөмбә уылдыгы – икра ясыйбыз, - диде Гөлүсә Рәфыйк кызы.
- Агулылары эләгер дип курыкмыйсызмы?
- Юк инде, мин тәҗрибәле гөмбәче, бала чактан ук җыям. Бу яктан кызым да оста.

- Күпне эшкәртәсе дә ансат түгел.
- 6-7 чиләкне бер кичтә эшкәртергә туры килә. Төнге бергә, икегә хәтле эшлим дә, иртәнге җиделәрдә тагын чыгып китәм, мәшәкате күп булса да, бу шөгыль миңа ошый. Кызык кына күзәтү: элек булмаган гөмбәләр соңгы елларда безнең якларда да күренә башлады. Чура имән гөмбәсе, русча дубовик крапчатый дип аталганы Әлмәт якларында очрады. Дөрес, быелның 1 октябреннән аларны җыярга ярамый, чөнки “Кызыл китап”ка кертелде. Полубелый дигәне белән дә шундыйрак хәл.
- Урманда йөрү куркыныч та бит әле.
- Әйе, быел Чумачка якларындага имәнлектә 7-8 баласын иярткән әкәмәт зур кабан дуңгызына тап булдык. Бик якын, 30 метрлап арада күзгә-күз карашып тордык. Минем үз гомеремдә ул кадәр үк курыкканым юк иде. Кычкырынгач, китеп барды үзе.
- Ә еланнар?
- Алары да күп. Карап йөрергә инде, өсләренә басмаска. Үзенә тимәсәң, зыян итмиләр,чага торган зәһәр, кара елан (гадюка) һәм тузбаш (уж) еш очрый.

- Быел урманнарда талпан да азды, диделәр.
- Анысы бөтенләй күп. Безнең машинаның төсе ак, кайбер көннәрдә шуны нык сырып алган булалар. Талпан кадалуын кадалмады, кайбер урманга бер кереп чыгуга, өс киеменнән 15-20не җыеп алганыбыз бар. Талпан Лашманның Килмәгендә, Шентала урманнарында күбрәк булды сыман, - диде гөмбәче.
Гөлүсә Җәмилова фотолары
Нет комментариев