Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Гел хәтердә туган як

Түбән Кәминкә төп мәктәбе укучылары якташлары - язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордылар. Башлангыч класслар укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Миңсылу закирова оештырган бу чарага балалар гына түгел, ә ветеран - укытучылар һәм авыл кешеләре дә килгән иде. Рәмзия Гайсә кызы Иске Үтәмеш авылында туа. Әмма аның әти...

Түбән Кәминкә төп мәктәбе укучылары якташлары - язучы, шагыйрә Рәмзия Габделхакова белән очрашып, кызыклы әңгәмә кордылар.


Башлангыч класслар укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Миңсылу закирова оештырган бу чарага балалар гына түгел, ә ветеран - укытучылар һәм авыл кешеләре дә килгән иде.

Рәмзия Гайсә кызы Иске Үтәмеш авылында туа. Әмма аның әти - әнисен, һөнәрләре буенча укытучыларны, Түбән Кәминкәгә эшкә юнәлдерәләр. Шуңа да ул сигезьеллык мәктәпне шул авылда тәмамлый, Түбән Кәминкәне икенче кече ватаны дип саный.

Беренче шигырьләрен дә ул нәкъ шунда яза. Аның иҗат җимешләре иң элек район газетасында дөнья күрде. Мәктәптән соң Рәмзия Габделхакова Казан кооператив техникумында техник - технолог һөнәрен алып, Азнакай районына эшкә билгеләнә. 1980 нче елны гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күчеп килә һәм әүвәл җирле радиотапшырулар редакциясендә хәбәрче булып, аннан соң "Заман сулышы" газетасында эшли.

Р.Габделхакова бик күп шигырьләр, җырлар авторы, аның ике йөздән артык шигыре тупланган "Көзге яшен" исемле китабы 2005 елда басылып чыга, ә 2006 елда "көмеш тун" исемле китабы дөнья күрә.

Бүген инде Рәмзия Габделхакованы танылган шәхес дип була. Аның әсәр-ләрен халык бик яратып укый. Түбән Кәминкәдә узган очрашу да моны исбатлый. Мәктәп укучылары аның шигырьләрен яттан укыдылар, әсәрләре турында фикер алыштылар.

Язучы адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Рәмзиянең укытучылары, инде лаеклы ялда булган олы яшьтәге апалар күз яшьләрен яшерә алмадылар.

"Безнең авыл халкы бик ачык йөзле, ярдәмчел, юмарт. Мине, безнең гаиләне шулай якын иткәнегез өчен сезгә бик зур рәхмәт", - диде Рәмзия Гайсә кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән очрашу Язучы Рәмзия Габделхакова